Текст песни
Яшь вакытлар үтеп китте-ул чакта уйланмадык. Картаймабыз кебек иде, Киләчәк тормыш турында Һичтә бер уфтанмадык. Менә шулай Вәрис туган, Гөмер үтә икән шул. Синдә җитмешне тутырдың, Язмыш шулай икән шул. Хәтердә безнең балачак, Ибрай аланнары. Тәтер елгасы буенда, Шомыртлы тугайлары. Шулай туган-яшьлек үтте, Әммә без бирешмәбез. Һәркөн иртә белән торып , кояшны күрешәбез. Сиңа, туган, сәләмәтлек-озын гомерле бул син! Картәнинең гомере кебек Йөздән дә артык булсын!
Комментарии (0)
Комментариев пока нет. Будьте первым!